Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Балалар белән ниләр генә кыландырмадылар Олы Бәрәзәдә

Быелгы елда район үзәк чыршысы янында кичке якта авыл җирлекләре арасында концерт булмаса да, авыллардагы мәдәният хезмәткәрләренең тик торганнары юк.

Район үзәк чыршысы янында кичке якта концерт-тамаша булмаса да, авыллардагы мәдәният йортлары  хезмәткәрләре авыл халкын, балаларны да гел төрле чаралар уздырып, бәйрәм ясап торалар. Олы Бәрәзә мәдәният йортында да балалар өчен Яңа ел чарасы узды. 

Ниләр генә  ниләр генә кыландырмадылар мәдәният хезмәткәрләре. Бу көнне балалар тавышыннан мәдәният йорты гөрләп торды. Балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә уйныйсылары килеп киткәндер бу уеннарны күреп. Балалар күзләрен бәйләп аяк киемнәрен дә эзләделәр, Кыш бабай белән Кар кызы биремнәрен дә үтәделәр. Бәйрәшм тамашасына кызыл Аю да килгәч, балаларның куанганын күрсәгез. Аның белән уйнадылар да, фотога да төштеләр. 

Бәйрәм тамашасы бик күңелле үтте. Афәрин!

Ә бәйрәмнең ничек узганын күзаллыйсыгыз килсә, фотоларга карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Олы Бэрэзэ дип язганыгыч очен Олы рэхмэтлэрем сезгэ!!! Илгиз Кадыйров.