Әтнә таңы

Башланды бу! Кемнәр нәрсәгә ябышыр...

Бүгенге көн алар исендә бик калмас әле.

Чөнки бик үк суык түгел. "Түзәрлек", ди Хәмитебез.  Ул да боз кисәргә чыгып китте бүген. Олы Әтнә плотинасында оешма ир-егетләре елдагыча боз кисә башладылар. Кисәрлек боз бар икән инде.

Яңа ел бәйрәменә  елдагыча Боз сарае төзеләчәк. Иртәгедән төзелеш эше башланачак. Бүген әле төзелеш материалларын гына әзерлиләр. 

Реклама

Ә Сарай  узган елгы урында булачак. "Быел матуррак итәчәкбез. Утлары күп булачак, барын әйтеп бетермим...- ди мәдәният бүлеге мөдире Азат Хәйретдинов.

Раил Зарипов фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: