Бер-ике үгез асра, файдасы булыр
Югары Көек авылын үзенең хезмәте белән еракларга таныткан, Валдис Пельш тарафыннан әзерләнгән “Дорогами открытий. Третья столица” фильмында да искә алынган Габдуллаҗан абый Нигъмәтҗанов белән аралашкан саен гел яңалык ачасың.
Аның шәҗәрәләр язуы, үзенең туган авылы Югары Көектә урман булдыруы хакында кемнәр генә язмады да, нинди генә тапшырулар төшерелмәде икән.
Югары Көек авылына килеп чыксагыз, аның урманына керми китмәгез. Үзе бер тарих, үзе бер могҗиза. Беркемнән бернәрсә сорамый, намусы, күңеле кушканча яши.
– Җиде меңнән артык агач үсә биредә. Мин утыртканнан тыш, кошлар таратып үстергән агачлар да бар инде хәзер. Ел саен яз һәм көз агач утыртып торам. Давыл аударган агачларны балалар белән кисеп, өеп куябыз. Нәкъ парк шикелле инде бу. Кешеләр киләләр, карыйлар. Төрле урыннарда парклар ясыйлар бүгенге көндә. Аларга хөкүмәт акча бирә. Ә мин бушка ясыйм. Бер тиен дә алмыйм, кеше ял итсен.
Габдуллаҗан абый урманында агачлар гына түгел, төрле дару үләннәре дә бик күп үсә. Елгасында балыклар да, хәтта бобр да бар икән.
“Мин утырткан бер илле агачны кистеләр инде”, – ди Габдуллаҗан абый елмаеп. Ул арада әлеге җәнлек турында кызыклы мәгълүматлар белән дә бүлешеп ала. “Алар төзегән плотинаны берничек тә җибәреп булмый. Бүген кичтән җибәрәсең, иртәгесе көнне тагын шулай ук итеп эшләп куя ул аны. Менә шундый эшчән инде алар”.
Габдуллаҗан абыйга: “Никадәр хезмәт кергән инде монда. Әле дә тик тормыйсыз”, – димен.
– Үземә дә, урман сиңа бер тиен акча да китерми бит, иң яхшысы бер-ике яки өч үгез асра, диючеләр дә бар. Акча китерә торган әйбер түгел инде бу. Өстәвенә аны үстерергә дә кирәк бит әле. Хикмәт акчада гына түгел. Аның каравы тирәюньгә бер матурлык инде бу. Шәһәрдән кайтучылар урманга төшә, экскурсия белән килүче мәк тәпләр дә бар.
Теләге булган һәркем килеп чишмәсеннән суын ала. Әлеге чишмә секундына бер литр су бирә. Чишмәсен дә мин карап торам. Элек әти карады. Әтинең эшен дәвам итәм. Авылда утбулмаган вакытларда, авыл халкы чишмәгә суга төшә. Мин көн саен бер-ике тапкыр бирегә төшеп менәм. Теләге булган һәркемгә бирегә юл ачык.
– Агачларны кайлардан алып бетерәсез соң?
– Төрле җирләрдән алып кайтам. Менә мәсәлән Түбән Көектәге посадкада ток чыбыгы узган урын бар. Аның астында барыбер агач үстермиләр. Ә наратлар үсеп чыга. Менә шундый урыннардан алам. Аннары басу кырыйларына чыккан агачлар була. Аларны басуга кертмиләр, сукалап китәләр. Шуларны алып кайтам.
Габдуллаҗан абый кебек табигать белән бер сулышта булыр өчен чын фанат булырга кирәктер. Ул үзе шундый фикердә.
– Үзең кызыксынучан булмасаң, ни генә әйтсәң дә юк инде. Бер егет техникумда укый. Очрашкач аңа әйтәм, “Энем, карап кайт әле, Ашыт елгасы ташыганмы әле, юкмы”, – димен. Чөнки мин күзәтүләралып барам. Язып куям. Ә ул миңа: “Игътибар да итмәдем шул”, – диде. Син шул күпердән көн дә үтәсең бит инде димен. Икенче көнне тагын сорыйм, бу юлы да: “Белмим, карамадым” – диде. Югыйсә, уйларга да мөмкин бит инде. Габдуллаҗан абый очраса тагын сорашмый калмас, дип.
Габдуллаҗан абый кебекләр унга, йөзгә яки меңгә бер генә туа торгандыр. Шуның кадәр хезмәт кую өчен, башкарган эшеннән файда эзләмәскә дә кирәктер. Ә бит ул шундыйлардан.
Ә акча “хуҗа” булып торган бүгенге заманда, аның кебек булыр өчен бик зур ихтыяр көче кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев