Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Бөтендөнья социаль эш көне

19 мартта Бөтендөнья социаль эш көне билгеләп үтелә.

«МГЕР» ның Әтнә җирле бүлеге активистлары һәм Әтнә үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларның социаль хезмәт белгече Алсу Альберт кызы һәм «Изгелек» социаль үзәге хезмәткәре Филсинә Әдһәм кызы белән очрашу үткәрелде. Алар укучыларны әлеге өлкәдә эшләүнең төрле юнәлешләре белән таныштырдылар. Шулай ук халык белән эшләүнең тискәре һәм уңай яклары турында сөйләделәр. Социаль хезмәткәрләрнең ярдәменә мохтаҗ булган кешеләрнең чын күңелдән әйткән рәхмәт сүзләре алга таба халыкка игелек кылуда зур этәргеч бирә, дип сүзен төгәлләде "Изгелек"үзәге белгече. Мәктәп укучылары очрашудан бик канәгать калдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишеттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев