Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Бөтенроссия «Белем көне» бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов МӨРӘҖӘГАТЕ

Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле укытучылар, мөгаллимнәр, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре!

         Барлык укучыларны, урта һәм югары уку йортлары студентларын, педагогик җәмәгатьчелек вәкилләрен – укытучылар һәм тәрбиячеләрне, тренерларны, Татарстан мәгариф системасы хезмәткәрләрен, ветераннарын күтәренке һәм якты рухлы бәйрәм – Белем көне уңаеннан ихлас котлыйм.

   Төрле тарихи чорларда, данлыклы җиңүләр яуланган яисә авыр сынаулар кичергән вакытларда яңа уку елы башланган көнне – 1 сентябрьне без һәрчак гомумдәүләт дәрәҗәсендәге зур вакыйга, буыннар арасындагы ныклы бәйләнеш, күпмилләтле халкыбызның  мәгърифәткә һәм яңадан-яңа фәнни ачышларга булган көчле омтылышының чагылышы буларак кабул итәбез.

     Барлык милләт һәм дин вәкилләренә, олысына-кечесенә бердәй якын һәм аңлаешлы булганлыктан, Белем көне Россиядәге сыман тантаналы һәм киң колачлы итеп дөньяның бер генә илендә дә бәйрәм ителмидер, мөгаен. Әмма шулай да, иң әүвәл бу – дулкынланып тәүге кат мәктәп бусагасын атлап кергән, якты хатирә булып күңелләрендә гомергә сакланачак беренче укытучылары белән очрашкан-танышкан беренче сыйныф укучыларының бәйрәме. Бөек илебезнең киләчәге турыдан-туры яшь буынның ни дәрәҗәдә белемле, мәдәниятле, ирекле, җаваплы һәм нык фикерле булып үсүенә бәйләнгән.

   Һәрбер җәмгыятьнең үсеше нигезен сыйфатлы, конкурентлыкка сәләтле, матди-техник базасы тотрыклы булган мәгариф тәшкил итә. Хәзерге замандагы сәяси вазгыять, читтән бер туктаусыз илебезгә, шул исәптән мәгарифкә һәм фән өлкәсенә ясалган басым, уртак тырышлык куюны, үз мөмкинлекләребез һәм традицияләребезгә таянуны таләп итә. «Мәгариф» илкүләм проектын, хәзерге заман мәктәбен камилләштерүне һәм цифрлы нигезгә корылган белем бирү программасын уңышлы гамәлгә ашыру, фәнне югары технологияле, чит илләрнекен алмаштыра алырдай  продукция җитештерүгә юнәлтү безгә күркәм нәтиҗәләргә ирешү өчен юллар ачар дип ышанам. Татарстанда Цифрлаштыру елында уздырыла торган чаралар моңа зур этәргеч бирергә тиеш.

   Татарстан педагогларына, югары уку йортлары мөгаллимнәренә, профессорларга, мәгариф өлкәсендә эшләүче һәркемгә олы рәхмәтемне белдереп, республика җитәкчелеге җәмгыятебез өчен гаять мөһим хезмәтегездә киләчәктә дә барлык кирәкле шартларны тудырачак дип ышандырасым килә. Сез яшьләребез күңеленә сеңдерә, тәрбияли килгән Ватанга мәхәббәт, туган телгә хөрмәт кебек рухи хәзинәләр, тырышлык, намус белән эшләү, гыйлемгә омтылу кебек сыйфатлар, файдалы гамәли күнекмәләр әһәмиятен һичкайчан җуймый.

  Сезгә, кадерле дуслар, чын йөрәктән яшәү дәрте, иминлек,  сәламәтлек, белем бирү, фән өлкәсендә яңа казанышларга ирешүегезне  телим!

Белем көне мөбарәк булсын!

Татарстан Республикасы  Президенты                                                                             Р.Н. Миңнеханов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев