Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Бөтен дөньяны яуларга тырышып, яшәүнең тәмен сизми кала күрмә

Дәрес бара. Бер укытучы бала канәгатьсезлеген белдереп укытучысына мөрәҗәгать итә.

Бер укучы малай укытучысына мөрәҗәгать итә:

- Нигә сез миңа биремнәрне күбрәк бирмисез? Әнә бит башкалар көн саен яңа әйберләр өйрәнә.

- Әлеге соравыңа соңрак җавап бирермен, - ди остаз.

- Әйдә, хәзер төшке ашка барып килик. Ләкин минем бер шартым бар: сине үзем ашатачакмын. Укучыга бу сәер тоелса да, ул олы кешегә каршы килә алмый. Укытучы кашыкка кайнар пылауны ала да малайның авызына каптыра. “Ай-яй, телне йотарлык тәмле булган”, - дип әйтергә теләгән укучының авызына чираттагы кашык кереп китә. Ул чәйнәп бетерергә дә өлгерми, укытучы янәдән суза. Һәм тагын, тагын...

Ниһаять, малай түзми:

- Без каядыр ашыгабызмы әллә? - дип гаҗәпләнә.

- Мин бит ризыкның тәмен тоярга да өлгермим.

- Сиңа шулай ошый шул, - ди мөгаллим.

- Сезгә кем әйтте?

- Ярты сәгать элек үзең шулай дигән идең.

- Минме? - дип аптырый укучы.

- Өстәмә биремнәрне үзең сорадың бит. Алдагыларын үзләштермичә, яңа темалар өйрәнү ризыкны чәйнәмичә кабуга тиң инде ул. Тормышта да шулай: каядыр кабаланып, бөтен дөньяны яуларга тырышып, яшәүнең тәмен, мәгънәсен дә тоймыйча гомер итәргә ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев