Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Бүген - Бөтендөнья театр көне

Шушы көн уңаеннан балалар китапханәсе Олы Әтнә урта мәктәбе укучылары өчен танып белү сәгате үткәрде.

Татар театр сәнгатенең бай тарихы, матур традицияләре бар. Ул күп тармаклы зур дәрьяны хәтерләтә. Дәрья башы бик борынгы заманнарга барып тоташа. Милли театрның беренче яралгылары халык уеннарында, җыен, сабантуй кебек бәйрәмнәрдә, туй йолаларында күренә. Заманнар үтү белән, билгеле бер тарихи шартларга бәйле рәвештә, профессиональ театр мәйданга килә.
27 мартта Бөтендөнья театр көне билгеләп үтелә. Китапханәче Әтнәбезнең йөзек кашы булган Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры турында сөйләде. Презентация слайдлары аша укучылар театр тарихының иң күңелле мизгелләре белән танышып бардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев