Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Данил Гаффаров: «Буханка» машинасы ватылмый йөреп тора

Югары Көек авылы егете Данил Гаффаров махсус хәрби операциядә катнашкан егетләргә матди ярдәм алып килгән.

Югары Көектән, эшмәкәр Данил Гаффаровның махсус хәрби операциядә катнашканкан ир-егетләребезгә "Буханка" машинасы бүләк итүе турында язып чыккан идек. Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Данил Гаффаров кабат бүләкләр, ир-егетләребезгә кирәк-яраклар китергән.

- Хәрби операциядә катнашкан, машина биреп җибәргән Мари Иле егете белән элемтәдә торабыз. Аллаһка шөкер, машина бүгенге көндә дә ватылмыйча йөреп тора икән. Мин бик шат, - диде Данил ул хакта сүз чыккач. - Әле менә кабат ир-егетләребезгә кирәк-яраклар алып килдем. Азрак булса да ярдәм итәсем килә. Безнең ярдәм бик кирәк вларга, - ди.

Данил кебек олы йөрәкле кешеләребез күп безнең. Егетләребезгә исән-сау булып, тиз арада туган якларына кайтырга насыйп булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев