Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Чираттагы куанычлы хәбәр

2022 елның икенче яртыеллыгына язылу чоры көтелмәгән «сюрприз»ларга бай булды дисәк тә, ялгыш булмастыр.

Газетабызның алдагы саннарында Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновның подписка бүләк итүе турында язган идек. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты «Республика балалар клиник хастаханәсенең» баш табибы Айрат Зыятдинов та мөмкинлекләре чикле булган 20 балага газетага язылу бүләк итте.

Газетага яздыручыларның исемлеген газетага бирмәскә булдык. Ни өченме? Безнең өчен көтелмәгән сөенеч булган кебек, аларга да уйланылмаган «сюрприз» булсын дидек. Шунысы шатландыра, әлеге газета укучыларыбыз алдыгы алты ай дәвамында «Әтнә таңы» газетасын укый алачаклар.

Ә без үз чиратыбызда, газетабыз аша Айрат Зыятдиновка олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Тынгысыз һәм җаваплы хезмәтендә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын.

 Елларыбыз тыныч, һәркайсыбызның балалары саусәламәт, озын гомерле булсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев