Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Чит ил номеры куелган машинага штрафны киләсе елдан билгеләргә җыеналар

Мондый машиналарга Россиядә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләтә башлаячаклар.

2020 елда Россиядә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен чит ил номерлары куелган машиналарга  штраф салына башларга мөмкин. Бу хакта Россия вице-премьеры Максим Акимов сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Киләсе ел дәвамында бу мәсьәләне хәл итәрбез дип уйлыйм. Башка илләрдән килгән пассажир ташучылар җәзасыз йөрүдән туктаячак. Россия пассажир ташучылары, чит ил коллегалары белән чагыштырганда, кимсетелгән хәлдә калудан туктаячак», - диде Максим Акимов.

Россиядә чит ил гражданнарыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләтү системасы таможня, чик сакчылары һәм Эчке эшләр министрлыгы базаларын берләштергәннән соң эшли башлаячак. Бу турыда июльдә РИА Новости ЮХИДИ башлыгы Михаил Черников сөйләгән иде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/01/196299/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев