Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Чит ил гражданы җаваплылыкка тартылган

22 апрельдән Әтнә районында «Нелегал» операциясе башланып китте. Ул 28 апрельгә кадәр, аннан соң да дәвам итәчәк.

Әтнә районында «Нелегал» операциясе бара. Бу чорда районда яшәүче чит гражданнарны тикшерәчәкләр. Аларның Россия территориясендә яшәү кагыйдәләрен үтәүләре күз уңында булачак.

- Бүгенге көндә район Эчке эшләр бүлеге белән берлектә чит ил гражданнарын тикшердек. Һәм яшәү кагыйдәсен бозган өчен бер чит ил гражданына протокол төзелде. Тикшерүләр дәвам итә, – диде район миграция хезмәте җитәкчесе Реваль Мөхәмәтҗанов.

Россия территориясендә яшисез икән, кагыйдәләрне дә үтәргә кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев