Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Газиз бабай 90 яшен җырлап каршы алды

Газиз бабай Латыйпов 90 яшендә дә җырларга ярата.

Түбән Бәрәскә авылының мөхтәрәм кешесе,  сугыш чоры баласы Газиз бабай Латыйпов 90 яшьлек юбилеен каршы алды. 
Газиз бабайың  тормыш юлы җиңел генә булмый. 10 яшендә мәктәпне ташлап, ат җигә башлый. Чөнки сугыш вакыты, авылда эшләүче кешеләр җитми. Атын да, сыерын да, үгезне дә җигәргә туры килә аңа. ФЗОда укып,  озак еллар Кузбасс шахтасында эшли. Мари урманчылыгында да эшләргә туры килә. Шул вакытта авылда йорт җиткерә.  " Хәлимәм генә кыска гомерле, 61 яшендә гүр иясе булды.... Бергәләп 3 бала үстердек.
Бүгенге көнем, Аллаһка шөкер. Улым-киленем тәрбиясендә. Аларга рәхмәтем зур. Теләгем шул гына, дөньялар тынычлансын иде. Минем дә бер оныгым, кызымның улы. Махсус хәрби операциядә  бит.  Барысы да исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде,-" дип сөйләде Газиз абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев