Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Гөлнара белән Айнурга тиңнәр булмады

Кичә

"Ашыт" мәдәни-спорт үзәгендә Әтнә районы оешмалары һәм предприятиеләре арасында Спартакиада кысаларында бадминтон буенча ярышлар узды.

Ярышларны тантаналы рәвештә Әтнә районы бадминтон федерациясе президенты , Әтнә районы Контроль-хисап палатасы рәисе Хәмит Фазылҗан улы Галимҗанов ачты.

Нәтиҗәләрен хәбәр итәбез:

Хатын-кызлар арасында җиңүчеләр:

1 урында - район үзәк больницасыннан Якупова Гөлнара, 

2 урында - Әтнә мәдәният йорты директоры Әлфинә Мөхәммәдҗанова, 

3 урында - Әтнә техникумыннан Мөхәммәтова Алинә

Ир-егетләр арасыннан җиңүчеләр:

1 урында - Әтнә ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ямалиев Айнур,

2 урында - Мәктәптән тыш эшләр үзәге чаңгы буенче тренеры Исмәгыйлев Руслан, 

3 урында  - Олы Әтнә мәктәбе укытучысы Гатауллин Илһам.

Җиңүчеләрне котлыйбыз, катнашучыларга рәхмәт әйтәбез.

Хәмит Галимҗанов фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев