Әтнә таңы

Гөлүсә Батталова: Мин - татар! дигәнгә көлделәр:

Шагыйрә Гөлүсә Батталова иҗаты.

Мин - татар! дигәнгә көлделәр:
"Соңардың - санаулы көннәрең!"
Горурлык - ул кимлек икән бит -
Нигә соң элегрәк белмәдем?!

Ул - татар! дип башны чөйгәндә,
"Коллыкка ишарә!" диделәр.
"Оныт син үзеңне - бабаңнар
Борынгы далада үлделәр!"

Без - татар! дип мәйдан урадык,
Мыскыллы елмаю озатты.
Җиде-ят тимәде, үз кешең
Йөрәккә турылап төз атты.

Көлсеннәр! Изсеннәр! Барыбер -
Без тере! Без исән! Әле дә!
Мин - татар! - бу синең паролең -
Төшермәс үлеләр хәленә!

Кем тыяр? Ул - татар! дигәндә
Күңелең ашкынса биеккә?
Кемгәдер төрмә дә килешер,
Тик безнең хөррият - иректә!

Без - татар! Кемгәдер - илбасар,
Кемгәдер - кыямәт өрәге.
Бигайбә! Йөрәкләр типкәндә
Какшамас милләтнең үзәге!

Мин - татар! Син - татар! Без - татар!
Ашыкма сызарга исәптән.
Нәкъ вакыт - ияргә менәргә
Кодрәтне уятып йөрәктән!

Гөлүсә Батталова

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 20 октябрь 2021 - 19:26
    Без имени
    Маладис,Голусэ!!! Илгиз Кадыйров