Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Илгиз югалган! Күрмәдегезме?..

Түбән Шашы кешесен эзлиләр.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әтнә районы буенча полиция  бүлеге тарафыннан хәбәрсез югалган Моратов Илгиз Гомәр улы (03.07.1959) эзләнә.

Ул агымдагы елның 24 октябрендә   08: 00 сәгать тирәсендә өеннән -  Татарстан Республикасы, Әтнә районы, Түбән Шашы  авылының,  Молодежная урамы, 10 нчы йортыннан чыгып китә  һәм әлеге вакытка кадәр аның кайдалыгы  билгеле түгел. Спиртлы эчемлекләрне чамадан тыш куллануы билгеле.

Ничек танырга: озын буйлы - 170-175 см, ябык гәүдәле, көрән күзле, кара кепка, кара куртка, кара сапоги, куе зәңгәр төстә, ак лампаслы трико кигән. Сөйләшкәндә игътибар итегез, өстәге тешләре юк. Башының арткы ягында, муен тирәсендә хәйран зур липома бар. Иңөстендә  щит рәвешендә татуировка ясалган.

Күрүчеләр булса, район эчке эшләр бүлегенә, 2-15-75 телефоны белән хәбәр итүегез сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев