Җимеш культураларын кышлату: бакчада ничек итеп уңышның кимүен булдырмый калырга
Белгеч киңәше Күпчелек очракта, җимеш культураларының кышкы зарарлану нәтиҗәләрен дәвалау белән шөгыльләнүгә караганда, аларны булдырмый калу җиңелрәк.
Әгәр сез кышкы зыяннарны профилактикалау буенча түбәндәге киңәшләрне тотсагыз, бакчагыздагы агач-куаклар һәрвакыт матур булып үсәр һәм мул уңыш бирер. Җимеш культураларының кышка һәм суыкка чыдамлыгын арттыру өчен нәрсә эшләргә кирәк соң – бу хакта «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь ЗАНИНА сөйли
Көз ахырына якынлашып килә. Агачлар һәм куаклар бөтен яфракларын койдылар һәм салкын, карлы чорга әзерләнделәр. Бу чорда үсемлекләр бөтенләй җансыз кебек тоела, әмма бу алай түгел: бу аларның ял итү, көч туплау чоры гына. Үсемлек организмнарының мондый яшәү рәвеше тынлыкка калу дип атала.
Кышын агач һәм куаклар тирән йокыга талганда, матдәләр алмашы кинәт кенә тоткарлана башлый һәм күзгә ташлана торган үсеш туктала. Әмма бу үсемлекләрдә барлык яшәү процессларының тулысынча тукталуын аңлатмый, ә үсемлекләрдә тормыш дәвам итә һәм алмашу процесслары бара. Мәсәлән, крахмал шикәр һәм майларга әверелә, шикәр үсемлекләр сулаган вакытта тотыла (дөрес, кышын аның интенсивлыгы җәйге вакыттагыга караганда 200-400 тапкыр кимрәк). Бу вакытта үсеш процесслары да бара, тик алар тышкы яктан сизелми.
Кышын агач тукымасы интенсив эшли яки яңа күзәнәкләр һәм тукымалар җитештерә торган меристемалар барлыкка килү процессы бара. Бу вакытта агач һәм куакларның вегетатив бөреләрендә яфрак төймәләре формалаша һәм чәчәк бөреләрендә – чәчәк элементлары. Шуннан башка язын үсемлекләр организмы актив тормыш эшчәнлегенә күчә алмый.
Кыш кырыс булган елларда яки кышның икенче яртысында температура кискен үзгәреп торганда аеруча тешле культураларның җимеш (чәчәк) бөреләренә зыян килә, грушаның көзге-кышкы сортлары азрак зарарлана, алмагачның җимеш бөреләре сирәгрәк зыян күрә. Республиканың кайбер районнарында бу елның язында сливада чәчәк бөреләренең туңуы күзәтелде, шуңа күрә бу агачларның чәчәкләре булмады.
Шуны әйтергә кирәк, ике биологик төшенчәне аера белү зарур – болар: кышка чыдамлык һәм суыкка чыдамлык - үсемлекләрнең табигый үзенчәлеге буларак, аларның түбән температураларга каршы торучанлыгы.
Кышка чыдамлык – бу күп төрле тискәре факторларга каршы үсемлекләрнең комплекслы чыдамлыгы: бөтен кышкы чор буена үсемлекләргә көчле салкыннар белән дә, температураның кискен алмашынып торуы, җебү, черү, төньяк җилләрнең әче җилләре һ.б.лар белән очрашырга туры килергә мөмкин.
Суыкка чыдамлык – бу үсемлекләрнең критик характердагы түбән температураларга каршы торучанлыгын күрсәтә торган табигый үзенчәлеге. Җимеш агачларының суыкка чыдамлыгын кимү бару тәртибендә күрсәтсәк, болай булыр иде: алмагач – чия – слива – груша – черешня – абрикос. Суыкка чыдам сортлар тынлык халәтендә күбрәк вакыт булалар.
Салкын чорның дәвамлылыгына карап, бөреләрнең зарарлану дәрәҗәсе төрлечә булуы күзәтелә. Көчле зыян килгән җимеш бөреләре яз көне ачылмыйлар. Җимеш агачларының төрле сортларында җимеш бөреләренә зыян төрлечә килә. Чия белән черешняда зыян аермасы шактый сизелә, абрикос һәм слива арасында аерма азрак күренә. Җимеш агачларына ешрак кыш ахарында – яз башында, температура уйнап торган чакларда зыян килә. Үсемлекләр тынлык халәтеннән чыкканнан соң хәтта кыска вакытлы җылыну да аларның актив эшчәнлеге башлануга этәргеч бирергә мөмкин. Тынлык чорыннан чыккан үсемлекләргә хәтта аз гына салкыннар булганда да зыян килергә мөмкин.
Зыян күргән җимеш бөреләре коңгырт төскә керәләр һәм, ачылмыйча, корыйлар, аннан соң коелалар. Язын азрак зарарланган очракта, бөреләр акрынлап ачылалар, кайчагында тулысынча ачылып та бетмиләр, ә аннары кибәләр. Иртә язгы чорда әле ачылмаган бөреләрдә чәчәкнең иң сизгер органы – җимешлеге туңа. Мондый үсемлек мул чәчәк атачак, әмма, киләчәктә нинди генә уңай шартлар булуга карамастан, аның җимешләре булмый. Ә без, тәҗрибә булмау сәбәпле, бу сортның, мәсәлән, чиянең ышанычлы серкәләндергече, ягъни башка сорты юк, дип саныйбыз. Җимешлекләрнең һәлак булуы бакчалардагы уңышның кимүенә сәбәп була. Аркылыга һәм буйга киселгән урында бөреләрнең һәм чәчәкләрнең зыян килгән өлеше көрән төстә була.
Төрле сорттагы, шулай ук бер үк сорттагы үсемлекнең чәчәк бөреләренә зыян китерә торган критик температура даими түгел. Кышның икенче яртысында температура кискен үзгәреп торган вакытта яисә көзге - кышкы чорда иртә салкыннар башланганда чәчәк бөреләренә зыян килү арта. Кырыс кышка кадәр җәйге корылык булган яки үсемлекләр артык дымлы шартларда, азотлы тукландыру җитешмәгән яки артык күп булган шартларда үстерелгән елларда чәчәк бөреләренең кышка чыдамлыгы кискен кими. Агачның урта һәм түбәнрәк өлешендәгегә караганда, үсемлекнең өске өлешендәге чәчәк бөреләренә һәм төрле яшьтәге ботакларына зыян гадәттә көчлерәк килә.
Чәчәк бөреләре генә түгел, берьеллык һәм күпьеллык үләннәрнең ботаклары да туңа. Туңуның гомуми билгеләре - үсемлекләрнең яфраклары ваклана һәм гадәти булмаган ачык төскә керә. Ботаклар үз хәлләренә кайтсалар да, үсемлекнең төп сабагы алга таба зәгыйфьләнә һәм җиңел сынарга мөмкин.
Җимеш агачларының кайрылары да туңарга мөмкин, ул аның кәүсәсендә, ботакларында салкыннар нәтиҗәсендә чатнап, буйга сузылып төшкән тирән ярыклар (морозобоин) рәвешендә чагыла һәм ул бигрәк тә ботаклар тармакланган урында булса, аеруча куркыныч (бу көчле җилләр вакытында ботакларның сынуына китерергә мөмкин). Морозобоинның аерым төре - иртә язда яки тотрыксыз «җылы» кыш көннәрендә көндезге һәм төнге температуралар кискен алышынып торганда, агач кәүсәсендәге салкыннан шундый чатнап ярылган урыннар кояшта “пешәргә” мөмкин. Салкыннан чатнап ярылудан бигрәк тә штамблы агач ботакларының тармакланган урыннары зыян күрә.
Күпчелек очракта, җимеш культураларының кышкы зарарлану нәтиҗәләрен дәвалау белән шөгыльләнүгә караганда, аларны булдырмый калу җиңелрәк. Әгәр сез кышкы зыяннарны профилактикалау буенча түбәндәге киңәшләрне тотсагыз, бакчагыздагы агач-куаклар һәрвакыт матур булып үсәр һәм мул уңыш бирер.
Безнең җирлек шартларына яраклаштырылган, районлаштырылган сортларны гына утыртыгыз. Үсемлекләрне салкын һава җыела торган һәм һава начар үтеп керә торган тыгыз туфраклы җирдә утыртмаска тырышыгыз. Агротехниканы үтәгез, үсемлекләрне азотлы ашламалар белән чамадан тыш тукландырмагыз.
Җимеш бирә торган культураларны даими рәвештә һәм дөрес кисеп торыгыз, үсү һәм җимеш бирү арасындагы тигезлекне саклагыз, уңышны вакытында җыеп алыгыз, азот белән тукландыруны һәм дымландыруны чамасын белеп эшләгез, яфракларны һәм ботакларны корткычлар һәм авырулар белән зарарланудан саклагыз. Уңышны җыйганнан соң агачларның туфрагын тукландырыгыз. Шулай ук, көз көне агачларның яфраклары коелгач, аларның кәүсәләрен агартыгыз. Үсемлекләрегез сәламәт булыр – салкыннар алар өчен куркыныч булмас.
Любовь ЗАНИНА, «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары
Тел. (843) 277-88-80.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев