Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

"Ир-ат булса да, яратып кайтты..."

Күшәр мәктәбендә кунак булып кайттык, дип язалар.

Өлкәннәр көне уңаеннан узган кичәләр турында редакциягә хәбәрләр күп килә. Менә бу хәбәрләрне  Күшәр авылында яшәүчеләр язалар.

"Өлкәннәр көне уңаеннан мәктәптә кунак булып кайттык.Рәхәтләнеп ял итеп, концертлар карадык. Бик күңелле булды. Колхоз рәисе Илнар Галиәхмәтов, авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Гарипова, китапханәче Гөлүсә Галимҗанова, мәдәният йортында эшләүче барлык хезмәткәрләр, мәктәп коллективы, табын коручылар хезмәте соклану уятты. Хөрмәт хисләрен җиткереп бетерә алдыкмы икән...",- дип яза өлкәннәр. 

"Бик куанып рәхмәтләр әйтеп кайтып керде әни дә...", "Безнең  әти дә ир-ат булса да бик яратып, шатланып кайтты. Ошатты концертны да, әзерләгән табынны да. Бик молодцы булдырганнар", - диде...  - тагын да шулай  олыларның күңелен күреп, сөендереп яшәгез"... - дип язганнар Рүзия белән Альбина  әлеге тантаналы кичәне оештыручыларга. 

Хәбәрчебез Гөлүсә Галимҗанова авылдашларының фикерләрен җыйнап җибәрде. Ә без берләштереп алдык. 

       Әлеге уңай фикерләргә өстәп, бу тантананы әзерләүчеләргә, хуҗалык рәисенә үземнең ихтирам хисләремне дә җиткерәсем килә. Күшәр авылында яшәүче туганым, энем Рамазанны да онытмыйлар алар. Ел дәвамында үзләренең игътибарларыннан читтә калдырмыйлар. "Өлкәннәр көнендә дә "Рамазанга күчтәнәч" дип, өебезгә китерделәр. Әни дә бездә иде, шатлыгыннан елады. Бар дип белмәсәләр дә бер сүз әйтеп булмый, гел хәлебезне белешеп торалар. Рамазан да,  олы кешеләр кебек, ул бүләкләрне алгач, иң элек утырып дога кыла...",- ди әнисе Наилә. Укыганнары, теләгәннәре кабул булсын.

Менә шулай яшәү берләштерә авылны. Киләчәкләре матур булсын.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев