Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Исерек хәлдә машина йөртүчеләр саны арткан

Район хакимияте каршында эшләп килгән юл иминлеге куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе әгъзалары 9 айга нәтиҗә ясау өчен киңәшмәгә җыелды.

"Ашыт” мәдәният һәм спорт үзәгендәге актлар залында үтте. Комиссия 9 айга нәтиҗә ясады. ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев үз чыгышында исерек хәлдә руль артына утыручыларның артуына басым ясады.

– Кызганычка каршы, узган ел белән чагыштырганда саннар артык. Узган ел исерек хәлдә машина белән идарә итүчеләрнең саны 35 булса, агымдагы елның октябрь аена бу сан 32 инде. Кызганычка каршы, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булып та машина йөртүчеләр бар, – диде ул. Һәм комиссия әгъзаларына алар ягыннан ярдәм кирәклегенә басым ясады. Утырышны һәрвакыттагыча юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе җитәкчесе Айрат Каюмов алып барды.

– Район юлында 9 айда юл һәлакәте саны кимесә дә, кызганычка каршы, үлүчеләр саны артты, – диде һәм исерек хәлдә руль артына утыручыларның артуына борчылуын белдерде. Район полиция бүлеге җитәкчесе Дамир Гарипов та комиссия әгъзаларына мөрәҗәгать итеп:

– Безнең төп бурыч, максат – хәвеф-хәтәрне булдырмый калу. Шуңа күрә дә, авыл җирлекләре белән бергә эшләсәк кенә ниндидер нәтиҗәгә ирешергә мөмкин булыр иде, – диде. Шулай ук Совет урамының мәктәп һәм балалар бакчасы янындагы юлда кичке якта караңгы булуга басым ясады. Утырышта Казан шәһәренең территориаль идарәнең авырлык һәм габарит контролен тәэмин итү бүлеге башлыгы Олег Космаков та катнашты. Утырыш ахырында үзенең тәкъдимнәрен җиткерде. Көз аена да кердек. Көннәр бик тиз караңгылана. Шуңа күрә дә кичке якларда урамнарда, ике авыл арасын үткәндә дә киемнәрдә яктылык кайтаргыч элементлар булса иде. Юл йөрү кагыйдәләрен тиешенчә үтәсәк иде. Юлларда һәркайсыбыз игътибарлы булыйк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев