Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Иске Өҗемдә «Карга боткасы» пешерделәр

Бу җылы язны каршылауга багышланган борынгы йола.

Иске Өҗем авылында Ташчишмә авылы китапханәчесе белән «Карга боткасы» дигән йола  узды.  Иртәдән үк бәйрәмне үткәрү урынында шау-шу купты. Балаларның күңелле көлүләре һәм олыларның шатлыклы тавышлары бәйрәмгә тантаналы төс бирде. Кайберәүләр ярмаларны ботка пешерә, икенчеләре самовар куя, өченчеләре бәйрәм өстәле әзерли. Шулай итеп, алар кошларның язга да очып килүенә сөенделәр. Чарада катнашучылар кошларга язны үз канатларында алып килгәннәре өчен рәхмәт белдерде. Бәйрәмдә балалар халык уеннары уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр, кошларны ашаттылар. Чара азагында барысы да "Карга боткасы"ның тәмле боткасы, самавырдан хуш исле чәй белән сыйландылар.

Элеккеге уен-йолаларны оныттырмас өчен балаларга менә дигән күңел ачу чарасы бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев