Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Казан режиссеры документаль фильм төшерү өчен 500 мең сум акча откан

«Место силы» документаль фильмын уникаль урында — Россиядәге җиде могҗизаның берсе булган Мань-Пупу-Нерда төшерәчәкләр.

9-14 июньдә Белокуриха шәһәрендә узган «Алтай. Үсеш территориясе» форумы кысаларында режиссер Елизавета Киселева «Место силы» документаль фильмын төшерү өчен Бөтенроссия яшьләр проектлары бәйгесендә җиңү яулаган. Бу хакта Казанның кино төшерүчеләр төркеме хәбәр итә.

Елизавета Киселева «кино һәм телевидение режиссурасы» белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган, 2018 елда Чиләбе кинопроектлар питчингында җиңү яулаган, ул шулай ук халыкара кино фестивальләре лауреаты да. Елизавета Сыктывкар шәһәрендә туган, аның «Место силы» документаль фильм проекты да нәкъ шуның белән бәйле.

Документаль фильмны уникаль урында — Россиядәге җиде могҗизаның берсе булган Мань-Пупу-Нерда төшерәчәкләр.

Кино төшерүчеләр төркеме геройлар белән бергә Дятлов үткеле һәм Отортен тавы аша Мань-Пупу-Нер яссытаулыгына кадәр экспедициягә чыгып китәчәк.

Бөтенроссия кастингын узган һәр кеше фильмның герое була ала – кастинг турында мәгълүмат июль аенда дөнья күрәчәк.

Фильмны август һәм сентябрь айларында төшерәчәкләр, ул быелның декабрендә әзер булыр дип көтелә. Аны социаль челтәрләр яки оффлайн-мәйданчыкларда бары тик кинофестивальләрдә тәкъдим иткәннән соң гына карап булачак.

 

 

 

 

 

 

 

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/14/188057/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев