Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Казанда “Ак калфак” конкурсына йомгак ясадылар

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында “Ак калфак” укучы кызларны бүләкләү тантанасы булып узды.

Шунда ук "Фикердәшләр җыелган җирдә" дип исемләнгән чара узды. Әлеге чарада "Тәрбия баскычлары" фильмын төшерүчеләрне бүләкләп үттеләр. Әтнә районыннан Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллин, Фаяз Хөсәенов, Зөһрә Хөсәенова әлеге фильмны төшерүдә катнаштылар. Аларны Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. 

"Милләтебезнең гореф-гадәтләрен, аның йолаларын саклап, аның тарихи вакыйгаларына нигезләнеп төшерелгән "Тәрбия баскычлары" фильмында уйнаучы районыбыз талантларына без бик рәхмәтле. Үзебезнең райондашларны республика сәхнәсендә күрү безнең өчен зур куаныч. Әлеге фильмда катнашулары белән безнең районыбызны тагын бер кат югары баскычка күтәрделәр дисәң дә, ялгыш булмас. Казан арты - Әтнә төбәге бәйгесендә катнашучылар районыбызда зыялы, тәртипле милләт җанлы кешеләр яшәвен тагын бер кат раслап тора",- диде Әтнә районы "Ак калфак" татар хатын - кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Раилә Галиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев