Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Хатынына урындык ыргытып, башын тишкән

 Ир белән хатын – куш тирәк: төбе бер дә тамыры бер. Татар халкында ир белән хатын турында нинди генә мәкальләр юк. Ир белән хатын арасына кермә, дип тә әйтәләр әле безнең халыкта. Тик чынбарлык башкачарак шул.

 Район авылларының берсендә ир белән хатын арасында тавыш чыга. Тавыш чыгу да сәбәпсез түгел, әлбәттә. Хатын өенә исерек хәлдә кайтып керә. Һәм ир белән хатын арасында ызгыш чыга. Талаш барышында ир кеше хатынының яңагына суга һәм этеп җибәрә. Нәтиҗәдә хатын-кыз идәнгә барып төшә. Аннан соң да иренә төрле әшәке сүзләр кычкыра башлый. Ир заты идәндә торган урындыкны кулына алып, идәндә яткан хатынына ыргыта. Урындык хатынның башына килеп төшә, җәрәхәтләнгән урыннан кан саркып чыга. Куркып калган ир заты «112» телефон номеры аша “Ашыгыз ярдәм” машинасын чакырта. Ир кеше кылган гамәлләрен тулысынча таныды һәм үкенүен белдерде. Ә хатын, киресенчә, ирен җинаять җаваплылыгына тартуны сорый. Шунысын да әйтәсе килә, хатынкыз больницага барып, тән җәрәхәтләре алуны раслатты. Тикшерү барышында аңа ыргыткан урындык та алына. – Бүгенге көндә суд м ед и ц и н а - э кс п е р т и з а нәтиҗәләрен көтәбез, – диде Эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗанова. g Борчыган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев