Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Хөрмәтле гражданнар!

2022 елның 26 маенда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында балаларның җәйге ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру мәсьәләләре буенча “кайнар линия”булачак.

Балалар өчен юлламалар сатып алу (сәламәтләндерү лагерьларына бушлай юлламалар алырга хокуклы кешеләрне дә кертеп), балалар туристик кэшбэгына, лагерьларда һәм юлда туклануны оештыру, ата-аналар өчен лагерьдагы балалары янына барып күрү мөмкинлеге турындагы сорауларга  Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министрлыкның беренче урынбасары Садыков Ринат Наил улы,   Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы урынбасары Асадуллина Алсу Мөниб кызы, балалар һәм яшүсмерләрнең ялын, сәламәтләндерүне һәм мәшгульлеген оештыру буенча “Лето” Республика үзәге директоры, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгыннан  Дәүләтчин Илдар Локман улы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Мәгариф һәм фән буенча комиссиясе рәисе Тимирясова Асия Витальевна җавап бирәчәк. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре «кайнар линия» телефоны буенча 8(800)350-44-72 26 май көнне, сәгать 10:00 дән 12:00 гә кадәр, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү челтәре аша 2022 елның 26 маенда сәгать 10.00 га https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message…сылтамасы буенча кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев