Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Коронавируска каршы Россиядә уйлап табылган препарат сыналачак

Кытайдан Россия кешеләре чыгып бетте дип хәбәр итә Татар-информ мәгълүмат агентлыгы.

Кытайда коронавируска  каршы көрәштә Россиядә уйлап табылган триазавирин препаратын сынап караячаклар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Краевойга сылтама белән хәбәр итә.

Табиблар әлегә  авыруны йоктырган пациентлардан вирусның штаммын турыдан-туры аерып ала алмаганнар.

     Исегездә булса, 2019 елның декабрь ахырында Кытайның Ухань шәһәрендә 2019-nCoV вирусы китереп чыгарган авыру таралды. Бүгенге көндә тагын 23 илдә коронавирус белән авыру очраклары теркәлгән.

Соңгы мәгълүматларга караганда, әлеге вирусны йоктыручылар саны 20,4 меңнән артып киткән, шуларның 425е пневмониядән үлгән.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/04-02-2020/kytayda-koronaviruska-karshy-rossiyad-uylap-tabylgan-preparatny-synayachaklar-5720559

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев