Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Күәм балалар бакчасында файдалы әңгәмә

Хәвеф — хәтәрләрдән сак булыйк!

Янгын чыгу, ут белән уйнау кебек бәла-казалардан саклану өчен балаларның янгын кагыйдәләрен белеп торуы һәм аларны беренчел чаралар белән сүндерергә өйрәнүе, бала күңеленә балалар бакчасыннан ук салып куярга кирәк. Чөнки тормышта бик күп янгыннар балаларның ут белән уйнауларыннан килеп чыга. Шуны максат итеп безнең балалар бакчасында һәрдаим янгын сүндерүчеләр тарафыннан рейдлар, очрашулар, балалар белән әңгәмәләр, рәсем күргәзмәләре оештырыла. 
Бүген бездә куптән көтеп алган кунак, ирекле янгын сүндерү оешмасының Арча бүлекчәсе инструкторы, Рәхимова Миләүшә Гомәр кызы кунакта булды. Очрашу балалар тарафыннан әзерләнгән чара белән башланып китте, залга балалар һәм ата- аналар белән берлектә оештырылган «Кызыл әтәч тимә безгә» исемле рәсем күргәзмә урнаштырылган иде. 
Миләүшә Гомәр кызы чыгышы балаларга бик аңлаешлы, кирәкле мәгълүматлар белән сугарылган иде. Әлеге кичә балаларга да, олылырга да бик файдалы булды.

Рафия Гатауллина, Күәм балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев