Кызыклы фактлар
Дөньяда кызыклы мәгълүматлар, гаҗәп фактлар шуның хәтле күп, аларны санап, белеп бетерергә дә бик кыен. Сезгә аларның берничәсен тәкъдим итәбез.
*Кырмыскалар беркайчан да йокламыйлар. *Һәрберебез үз тавышына кайтаваз ишеткәне бардыр, ә менә үрдәк бакылдавы беркайчан да кайтаваз бирми. Әлеге факт фән тарафыннан расланмаган, ни өчен шулай икәнен берәү дә белми. * Иртәнге йокыны җиңү өчен алма ашау кофедан яхшырак. *Самолетта очкан вакытта чәчнең үсү тизлеге ике мәртәбә арта. *Балалар яз көне тизрәк үсәләр. *Бөек физик Альберт Эйнштейн тугыз яшенә кадәр юньләп сөйләшә алмаган. Әти-әнисе аны акыл ягыннан зәгыйфь дип уйлаган. * «Мона Лиза»ның иренен ясауга гына да Леонардо да Винчи 12 ел вакытын багышлый. Менә «серле елмаю”ның сере нидә! *Яңгыр вакытында сызгыру тавышы ераккарак тарала. *Һәр тутый кош гаиләсенең үзенчәлекле сәламләү «сүзе» була, шул “сүз” аша тутый кошлар үз гаиләсенең әгъзасын таный. *Кешенең борыны гомер буе үсә. *Безнең тәнебездә дөньядагы барлык кешеләр саныннан да күбрәк күләмдә организмнар яши. *Кеше курыкканда яхшырак күрә башлый. *Олы яшьтәге кеше тәнендәге нервларның озынлыгы 75 километрга якын. *100 төрледән артык вирус борынга томау төшүнең сәбәпчесе булырга мөмкин. *Әгәр дә кешенең бер борын тишеге 72 сәгать дәвамында суламаса, төсләр аеру сәләте югала башлый, сулый башлауга ул функциясе кире кайт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев