Этнэ таны

"Метеор" "Баунти"га караганда шәбрәк!

Кышлауда футбол буенча авыл чемпионаты барганын хәбәр иткән идем.

Кичә "Авыл чемпионаты" төгәлләнде. Һәм берничә көн буе барган ярышка нәтиҗә ясалды. Кышлау чемпионнары булып "Метеор" командасы калды. Җанатарлары бик тырышты, шатлыкларының да чиге  булмады.

Икенче урында - "Баунти" командасы.  "Очкын" - өченчедә. 

Реклама

- Бу уенны яшьләр белән җыелып сөйләштек тә, кызык өчен генә, тиктомалдан туп типмәгез, дип кенә башлап җибәргән идек. Спорт берләштерә икән, гаҗәпкә дә калдыра. Тагын уйныйсылары килә. Озакламый волейбол ярышы оештырырбыз дип уйлап торабыз. Анысының оештыру эшләренә җитдирәк карыйсы булыр инде,- ди Кышлау авылы мәдәният йорты мөдире Зөлфия Шакирова.

Ә уенчылар үзләренә менә бу спорт мәйданчыгын бүләк итүче  җитәкчеләргә рәхмәтле.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: