Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Мәктәп укучысы вафат булган

Кайбыч районының Чүти мәктәбе укучысы вафат булган.

Бу көннәрдә Чүти урта мәктәбе коллективы зур кайгы кичерә. 11 сыйныф укучысы Александр Радик улы Малов каты авырудан соң вафат булды, дип яза җирле басма.

Беренче сыйныфтан бирле гел “4” һәм “5” билгеләренә генә укыган Сашаның безнең арадан мәңгелеккә китүенә ышанасы да килми. Мәктәптә уку дәверендә ул үзен гел уңай яктан гына күрсәтте. Спортны яратты, ярышларда актив катнашты, уңышларга иреште. Сабыр, тыйнак, акыллы бала иде ул. “Яшь армиячеләр” хәрәкәтенең актив әгъзасы иде. Александр Малов үзенең гадилеге, самимилеге һәм тырышлыгы белән сыйныфташлары, мәктәп укучылары, укытучыларның күңелендә мәңге сакланыр. Аңа гомер бүләк иткән Галина Николаевна белән Радик Павловичның әйтеп бетерә алмастай авыр кайгысын уртаклашабыз. Сашаның урыны җәннәт түрләрендә булсын иде, дип яза "Кайбыч таңнары" газетасы.
 

Тулырак: http://kaibicy.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/chti-mktbe-ukuchysy-vafat-bulgan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев