Наил Гомәр улы Габидуллин вафат. Күңел ышанмый
Районыбыз үзенең гаять кешелекле һәм кечене – кече, олыны олылый белгән улын югалтты. Аяусыз үлем безнең арадан эчкерсез, гадел, туры сүзле, кояш кебек балкый белгән Наил Гомәр улы Габидуллинны алып китте. Күңел һаман да ышанмый.
Районның мәгариф бүлеген җитәкләгән, Күңгәр урта мәктәбе директоры булган чорлары әле генә кебек. Ул безнең газета коллективы белән үзара ярдәмләшеп бергә эшләүгә нык игътибар итте. Бер дә уйламаганда кереп һәрберебезнең хәлен белә, кирәк чакта төпле киңәш бирә, күңелләрне күтәрә иде. Әле лаеклы ялга чыккач та район үзәгенә йомышы төшеп килгән җирдән безгә сугылмыйча китмәде. Сөйләшергә, аралашырга рәхәт кеше иде ул. Аның үзенә генә хас рәвештә тәмле итеп сөйләшүе, һәр әңгәмәне ялгап китеп, күтәреп алуы әле дә истә.
Аның турында үткән заманда язу да сәер: һаман да шулай мөлаем елмаеп килеп керер дә, хәл-әхвәлне сораша башлар кебек... Анда да Сезнең кебек яхшы кешеләр кирәк, күрәсең. Караңгы гүрләрегез — якты, тар каберләргез — киң, соңгы урыннарыгыз оҗмаһның түрендә — Фирдәвес чишмәләре янында булсын. Бәхил булыгыз.
Без, «Әтнә таңы» газетасы коллективы, Наил абыйның тормыш иптәше Фирая апаның, балаларының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә сезгә сабырлык бирсен.
«Әтнә таңы» редакциясе коллективы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
1
0
ИХЛАС СУЗЛЭРЕГЕЗ ОЧЕН РЭХМЭТ.КУНГЭР ХАЛКЫ ЗУР ЮГАЛТУ КИЧЕРЭ 46 ЕЛ АВЫЛ ХАЛКЫН ХОРМЭТ ИТЕП ЯШЭДЕ . ЭШЕ .ТОРМЫШЫ БЕЛЭН УРНЭК БУЛДЫ .САГЫНЫРБЫЗ БЕЗ СЕЗНЕ. . СЕЗДЭЙЛЭР СИРЭК ШУЛ. АВЫЛНЫН ХОРМЭТЛЕ КЕШЕСЕ ИДЕГЕЗ. ШОКЕР ШУНЫ БЕЛЕП . АВЫЛ ХАЛКЫНЫН ХОРМЭТЕН ТОЕП КИТЭСЕЗ . КАРАНГЫ ГУРЛЭРЕН ЯКТЫ БУЛСЫН.
0
0