Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Олы Мәңгәр балалар бакчасында - карантин

ОРЗ, ОРВИ, короновирус өстенлек иткән вакыт. Сакланып йөрү кирәк.

Вируслы авырту белән чирләүче балалар саны арту сәбәпле, 12 март көнне Олы Мәңгәр балалар бакчасы карантинга ябылды.

- Карантин 19 мартка кадәр дип игълан ителде. Беррәттән район үзәк больницасында да карантин дәвам итә. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә мониторинг  алып барабыз. Бүген генә ОРЗ, ОРВИ авыртулы 62 кеше теркәлгән. Аның 8е - олы кеше, 54е- балалар.  Узган атнада ике пневмония теркәлде. Ике очрак та  - олы кешеләрдә.  Райондашларны кисәтәсебез килә. Берүк саклану чаралары турында онытмагыз. Иң элек кеше күп булган урыннарга бармаска тырышыгыз. Баргансыз икән, температура, төчкерү, йөткерү күзтелеп, сулыш алу кыенлашса, табибка күренергә кирәк. Урамнан, кеше яныннан кайтсагыз кулыгызны кат-кат сабынлап юыгыз, борын куышлыгын юдырыгыз. Маскадан йөрү, төчкергәндә авызны кулъяулык белән каплау кирәк. Ялгыш авызыгызны уч төбе белән капласагыз, кулыгызны күзегезгә, битегезгә тидермәскә тырышыгыз. Авырган очракта эшкә бармагыз, табибка күренү, температура югары булса "Ашыгыч ярдәм" чакыру кирәк,- дип аңлата  район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Гөлия Фәрит кызы Мифтахетдинова. 

Раил Зарипов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев