Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Өстәмә белем алырга теләгең булса, шалтырат

"Демография" милли проектының "мәшгульлеккә ярдәм итү" Федераль проекты кысаларында гражданнарның аерым категорияләре һөнәри һәм өстәмә белем алу буенча катнаша, укулар уза ала.

 Аларга карыйлар:
1) 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнар, пенсия алды яшендәге гражданнар.
2) бала карау буенча отпускта булган хатын-кызлар, аларга 3 яшь тулганчы.
3) хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаган һәм 0 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызлар.
4) 35 яшькә кадәрге, категорияләргә караган яшьләр:
- Призыв буенча хәрби хезмәт тәмамланганнан соң 4 ай дәвамында эш белән тәэмин ителмәгән гражданнар.
- Урта һөнәри яки югары белеме булмаган һәм урта һөнәри яки югары белем бирү программалары буенча белем алмаган гражданнар.
Аларга белем һәм (яки) квалификация турында документ бирелгән көннән алып 4 ай һәм аннан да күбрәк вакыт эчендә халыкны эш белән тәэмин итү турындагы законнар нигезендә мәшгуль булмаган гражданнар.
- Оешманың ликвидацияләнүе яки штат кыскаруы яки оешма хезмәткәрләре саны кимүгә бәйле рәвештә эштән азат ителү куркынычы астында булган гражданнар.
- Агымдагы календарь елында урта һөнәри яки югары белем бирү программалары буенча укуларын тәмамлаган, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать иткән, алар өчен алган һөнәре буенча туры килми торган эш юк.
Катнашу өчен Әтнә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә 8(84369) 2-34-23,24 телефоны буенча яки Олы Әтнә авылы, урамы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев