• Пенсионерлар һәм пенсиягә чыгучылар кабинет аша кирәкле белешмәләр ала алалар, шул исәптән башка оешмаларга дистанцион рәвештә тәкъдим итү өчен дә кулланырга мөмкин. Кабинетта эшләүче россиялеләргә пенсия коэффициентлары, тупланма, стажлары һәм эш бирүчеләрнең пенсиягә күчүләре турында мәгълүмат бирелә. Ана капиталы сертификаты булган гаиләләр кабинетта акчаларны тоту һәм аларның актуаль суммасы турында да мәгълүмат табачаклар. Электрон кабинет аша шулай ук РПФның күпчелек түләүләрен рәсмиләштерүне сорап мөрәҗәгать итәргә һәм аларны бирү белән идарә итәргә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, пенсияне китерү ысулын үзгәртү яки социаль хезмәтне акчалата компенсациягә алыштыру турында гариза бирергә мөмкин.

  • Кабинет аша пенсионер, инвалид бала яки инвалид баланы беренче төркем балачактан тербияләу буенча туләуләрне рәсмиләштерергә була. Түләү билгеләү һәм карау өчен ризалык турында кирәкле электрон гаризалар кабинет аша тормышка ашырылды. Димәк, анда шулай ук законлы вәкил-ата-ана, уллыкка алучы, опекун яки попечитель затыннан гариза бирү мөмкинлеге дә бар.

  • Әгәр гражданнарның билгеләнгән түләүләргә карата сораулары яки Пенсия фонды компетенциясе буенча башка сораулары булса, аларны онлайн-кабул итү бүлмәсе аша җибәрергә мөмкин.

    "Оператив мәгълүматны 8 (843) 279-27-27 телефон номеры буенча шалтыратып, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге контакт-үзәгендә алырга мөмкин», - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.

    Шулай да Пенсия фондының территориаль офисына барырга кирәк булса, сайт аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка килергә кирәк. Инда чиратка язылып та бара алмыйсыз икән, шулай ук аны сайт аша  гамәлдән чыгарып та була.  Файдаланыгыз. Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!

                                   Әтнә районында ПФР клиент хезмәте (бүлек хокукларында)