Путин Пенсия фондын һәм Социаль иминият фондын берләштерү турында законны имзалады
Россия Президенты Владимир Путин Бердәм социаль фонд булдыру турындагы законны имзалады.
Структура Пенсия фонды һәм Социаль иминият фонды функцияләрен берләштерәчәк, диелә хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыккан документта.
Реформа социаль өлкәдә булган барлык системаларны берләштерә торган социаль казначылык платформасын ясауда бер адым булачак. Аның барлыкка килүе социаль түләүләр идарәсен үзәкләштерергә һәм сарыф ителә торган вакытны киметергә ярдәм итәчәк.
Пенсия һәм социаль иминиятнең берләштерелгән фонды киләсе елдан эшли башлаячак, әмма күчеш чоры тагын ике елга якын дәвам итәчәк.
Хезмәт министрлыгы мәгълүматы буенча, структураларны берләштергәннән соң барлыкка килгән акча пенсияләрне арттыруга юнәлдереләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев