Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Әтнә районында махсус режим дәвам итә

Республикада гына түгел, Әтнә районында да янгынга каршы махсус режим дәвам итә.

Якшәмбедән дүшәмбегә каршы төндә Ары авылында янгын чыкты. Ары авылы клубы янды. Клубны яшен суккан диләр.

- Янгын нәтиҗәсендә Ары авылы клубы янып бетте. Янгын сәбәбе – бинаны яшен суга. Бүгенге көндә килгән зыян билгеләнә, – диде Ильяр Гыймадиев, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы. Сүзен дәвам итеп:

- Бүгенге көндә, ягъни 22 апрельдән 12 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде. Әлеге режим вакытында учаклар, каты көнкүреш калдыклары, коры үлән һәм чүп-чар яндыру катгый тыела.. Шуңа күрә дә район халкы  кисәтүләргә битараф булмасын иде. Куелган таләпләрне үтәмәгән очракта, шртафлар яный. Штрафлар суммасы бик зур,

Аллаһы Тәгалә дә сакланганны саклармын, дигән. Безнең белән андый хәл булмас, дип булмый. Янгын керсә,карактан да яман, бөтен әйберне дә алып чыгып китә, ди борынгылар. Шул хакта онытмыйк.

Фотолар Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев