Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Рамазан Мөбәрәкшинга операция булды бүген

Рамазанны белмәгән, сорамаган кеше юк хәзер.

Рамазан Мөбәрәкшинга операция булды бүген.

Әле яңа гына палатага алып чыктылар. Санкт Петербург шәһәрендә инде менә ничәнче тапкыр пычак астына ятты бу бала. Бармаклы буласы килү теләгенең көчлелеге, рухының ныклыгы, Сезнең ярдәм белән бармаклары булачак ул Аллаһы боерса.

"Уң кулында биш бармак, сул кулында өч бармак була, Аллаһ боерса. Бу юлы ике кулга да ике бармак ясадылар. Операциясе авыр булды. Тагын бер барасыбыз кала. "Әтнә таңы"на" рәхмәтебез бик зур. Ул безне дөньяга танытты. Әлегә кадәр ярдәменнән ташламый", - ди әнисе Наилә. 

Операциянең түләүле икәнлеген укучыларыбыз белә. Йөз мең сум эчендә тирбәлә бу сумма.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев