Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Район прокуратурасы вәкилләре үз өлкәннәрен зурладылар

Татарстан Республикасы Әтнә районы прокуратурасы хезмәткәрләре элеккеге күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләренең өйләрендә булдылар

Ел саен 1 октябрьдә бөтен дөньяда Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу көнне өлкән буынга аерым игътибар бирелә. Әтнә районы прокуратурасы коллективы да читтә калмады һәм элеккеге күзәтчелек ведомствосы хезмәткәре Насретдинова Даимә Габделхак кызын бәйрәм белән котлады.

Даимә Габделхак кызы 1991 елда район прокуратурасы оешканнан соң, аның канцеляриясенең беренче мөдире була. Бу вазыйфада 8 ел эшли. Хәзерге вакытта лаеклы ялда.

Коллектив Даимә Габдулхак кызына нык сәламәтлек, шатлык һәм иминлек теләде.

Визит ахырында истәлекле фото ясалды.

Әтнә районы прокуратурасы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев