Россиядә хайваннар өчен коронавирустан вакцина җитештерелгән
Беренче партия 17 мең доза тәшкил итте.
Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәте карамагындагы Хайваннарның сәламәтлеген саклау федераль үзәгендә аларда яңа коронавирус инфекциясен (COVID-19) профилактикалау өчен «Карнивак-Ков» вакцинасының беренче партиясен чыгардылар. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.
Беренче партия 17 мең доза тәшкил итте, производство аена өч миллион дозага кадәр «Карнивак-Ков» вакцинасы җитештерү куәтенә ия.
Вакцинаның беренче партиясе инде броньланган, ул илнең кайбер төбәкләренә һәм шәһәрләренә җибәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев