Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов гаилә ипотекасының чикле лимитын арттырырга тәкъдим итте

Бу хакта ул Мәскәүдә Россия Дәүләт Советының «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите» юнәлеше буенча комиссиясе утырышында әйтте.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов гаилә ипотекасының чикле лимитын төбәктәге торак бәясенең һәм беренче кертемнең 20 проценттан артмавын исәпкә алып арттырырга тәкъдим итте. Бу хакта ул Мәскәүдә Россия Дәүләт Советының «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите» юнәлеше буенча комиссиясе утырышында әйтте. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

«Без ташламалы гаилә ипотекасын 2030 елга кадәр озайту турындагы карар өчен рәхмәтле. Программа эшли башлаганнан бирле биш ай эчендә 967 мең шундый кредит бирелде», - дип сөйләде Татарстан Рәисе.

Ул белдергәнчә, ипотека һәр гаилә алырлык булырга тиеш, һәм мисал сыйфатында Казанны китерде. Казанда ике бүлмәле фатирлар - балалы гаиләләр өчен иң кирәкле вариант якынча 11 млн сум тора, шул ук вакытта гаилә ипотекасының чикле күләме нибары 6 млн сум, шуның аркасында башлангыч кертем 40 проценттан артып китә яки 5 млн сум була.

Кайбер гаиләләр кулланучылар кредитын алырга мәҗбүр, дип дәвам итте Миңнеханов һәм гаилә ипотекасының чикле лимитын, төбәктәге торак бәясен һәм беренче кертемнең 20 проценттан артмавын исәпкә алырга тәкъдим итте.

«Ихтыяҗны хуплау өчен 18 яшькә кадәрге балалары булган барлык гаиләләр өчен агымдагы процент ставкасын сакларга кирәк», - дип өстәде докладчы.

Искәртик, Россия Президенты Владимир Путин балалары булган гаиләләр өчен ташламалы ипотеканың гамәлдә булу вакытын 2030 елга кадәр озайтырга кушты.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев