Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов койка-урыннар санын тикшерү өчен хастаханәләрне йөреп чыкты

Алты сәгать эчендә Казанның 7нче хастаханәсендә өстәмә рәвештә 150 койка җәелде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Covid-19 тибындагы коронавирус белән авыручылар саны арту очрагын күздә тотып, тиешле санда койка-урыннар булуын шәхсән тикшерү өчен, хастаханәләрне йөреп чыкты.

Бүген ТР Президенты 7нче Казан шәһәр клиник хастаханәсенә килеп китте. Алты сәгать эчендә биредә өстәмә рәвештә 150 койка җәелде.

Республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр иткәнчә, милли һәм региональ планнар нигезендә, коронавируслы пациентларны госпитализацияләү кирәк булган очракта, өстәмә рәвештә 3,8 меңнән артык койка-урын булдырылачак.

Моннан тыш, алар үзәк район хастаханәләренең барлык йогышлы авырулар бүлекләрендә дә барлыкка киләчәк. Шулай итеп, Татарстанның бөтен территориясе буенча керү мөмкинлеге максималь дәрәҗәдә тәэмин ителәчәк, дип аңлатты ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов, хастаханәләрдә дәваланучы пациентлар уңайсызлыклар кичермәсен өчен, агымдагы эшне саклап калуның мөһимлегенә игътибар итте.

Садыйков шулай ук медицина персоналының инфекционист хезмәттәшләренә ярдәм итәргә һәм эшкә кушылырга әзер булуын билгеләп үтте.

"Медицина хезмәткәрләре хәзер алдынгы урында, безнең кешеләрнең сәламәтлеген саклыйлар. Үз-үзләрен аямый-талмый хезмәт куялар. Без аларга рәхмәтле булырга тиеш! Һәм алар өчен-якындагы атна өйдә калырга кирәк", - дип ассызыклады ТР Президенты.

https://www.tatar-inform.ru/news/official/28-03-2020/minnihanov-nachal-ob-ezzhat-bolnitsy-dlya-proverki-kolichestva-koyko-mest

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев