Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Саба районында пешмәгән шашлык нәтиҗәсендә, ир-ат танышын үтергән

Тикшерү күрсәткәнчә, 4 ноябрьдә Саба районы  Олы Арташ авылында яшәүче үзенең танышына утын ярырга булышкан, шуннан соң алар эчәргә һәм шашлык пешерергә ниятләгәннәр. Алар итне җебетергә куеп, эчәргә утырганнар.

Тиздән аларның берсе үзенең эшләренә бүленә, ә кире әйләнеп кайткач, шашлыкның әле пешмәвен ачыклый һәм алар арасында ызгыш башлана, нәтиҗәдә йорт хуҗасы дустына пычак белән һөҗүм итә, ә аннары йокларга ята. Ир яраланудан шунда ук үлә.

Мәрхүмнең әти-әнисе озак вакытлар уллары кайтмау сәбәпле борчыла башлый һәм туганнарын улларының хәлен ачыкларга җибәрәләр. Ул ирне үле килеш тапкан.

«Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тоткарланучы үз гаебен таный, хәзер ул сак астында. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итте ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Чыганак http://Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев