Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Шарыпово шәһәренең дәүләт драма театры Әтнәдә

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры сәхнәсендә Зур гастрольләр Федераль программасы кысаларында Шарыпово шәһәренең дәүләт драма театры гастрольләре бара.

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында  Зур гастрольләр Федераль программасы  Красноярск крае Шарыпово шәһәре драма театры гастрольләре бара.

Узган ел әлеге программа кысаларында Дагыстан республикасының Дербент шәһәрендә урнашкан Табасаран театры гастрольләре булган иде.

Иң элек театр турында нидер әйткәнче, Шарыпово шәһәренең кайдалыгы белән интернет аша таныштым. 

Шарыпово Красноярск краенда Кадат елгасы ярында, Шарыпово шәһәренең үзәгеннән 235 километр ераклыкта урнашкан кечкенә шәһәр. Торак пунктның мәйданы 30 квадрат километр тәшкил итә.

 Дәүләт театры Шарыпово шәһәрендәге «Фаэтон» халык театры базасында 1982 елда Улан-Удэ шәһәренең театр академиясен тәмамлаган яшь режиссер Наталья Желтова һәм КАТЭК бөтенсоюз комсомол төзелешенең талантлы төзүчеләре тарафыннан оештырылган 

24 апрель көнне коллектив Әтнә тамашачысына Алексей Толстой әкиятләре буенча Анна Богачева сәхнәләштергән «Буратино» спектаклен тәкъдим итте. Спектакль рус телендә барды. Классик сюжет өлкәннәр аудиториясенә күбрәк юнәлдерелгән булса да, балалар спектальне бик яратып, чын күңелдән карадылар. Ә без, «өлкән балалар өчен бу әкият уйланырлык спектакль булды. 

Коллектив Әтнә тамашачысына тагын ике спектакль тәкъдим итәчәк.  Красноярск крае Шарыпово шәһәре драма театры спектакльләрен тагын кайчан карар идек әле. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев