Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Сөт юнәлешендәге нәселле эре мөгезле терлекләр конкурсында Әтнәләр дә җиңү яулады

«АГРОВОЛГА 2022» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында сөт юнәлешендәге нәселле эре мөгезле терлекләр конкурсы узды

Татарстан Республикасында «АГРОВОЛГА 2022» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында сөт юнәлешендәге нәселле эре мөгезле терлекләр конкурсы узды. Иң матур исем өчен голштин токымлы 40 тана көрәште.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Ленар Гарипов катнашты.

«Татарстан Республикасында икенче ел рәттән сөт юнәлешендәге нәселле эре мөгезле терлекләр конкурсы үткәрелә. Узган ел бу бәйге бик күп уңай фикерләр җыйды. Анда 38 нәсел хуҗалыгыннан 93 баш мөгезле эре терлек катнашты, — дип билгеләп үтте Марат Җаббаров.

Бәйсез бәяләү һәм җиңүчеләрне сайлап алу өчен Россия судьяларын халыкара судьялык сертификаты белән Марина Лантух һәм Александр Нечаевны чакырдылар.

Быел конкурста өч төп номинация билгеләнде: гранд-чемпион – ул Балтач районының «Кызыл Юл» АХҖК сыеры булды. Вице-чемпион исеменә Кукмара районының «Восток» ҖЧҖеннән сыер лаек булды, Мамадыш районының «Азык-төлек программасы» АПК ҖЧҖеннән сыер чемпион булды.

Конкурста шулай ук башка номинацияләрдә дә җиңүчеләр билгеләнде: сөт тибындагы чагылышлылык, иң тирән туловище, иң гармонияле йөрү, иң тигез арка линиясе, токымлы иң якты вәкил, иң яхшы темперамент, күкрәк киңлеге, аяк-кулларны дөрес кую, тамашачылар симпатиясе призы.

Әлеге конкурста Әтнә районы күмәк хуҗалыклары терлекләре дә җиңүчеләр булдылар. Тукакй, Таң, Шахтер, Ленин исемендәге хуҗалык терлекләре дә төрле номинацияләрдә җиңүчеләр булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев