Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Суык дип тормадылар, әтнәләр чаңгы шудылар

Олы Әтнәнең гүзәл Каенсар урманында чаңгы сезонын ачу чарасы узды.

Быел да зурлап, шәһәрдән артистлар чакыртып, уйнап, биеп-җырлап "Кышкы фестиваль" белән чаңгы сезонын ачтылар.

Башка елдан аермалы буларак, бәйрәм чарасы, шул исәптән ярышлар да кич уздырылды. Кичкә калгач, көне суытып җибәрде, әлбәттә. Әмма артка юл юк иде. Башлаган эшне ахырына кадәр җиткерергә кирәк иде. Ярышлары да, район оешмалары арасында спартакиадасы да булды. Җылыныр өчен кайнар чәй, өстәле дә, табадан гына төшкән коймакны да ашарга була иде. Урамдагы суык, башлаган эшкә аяк чалырга тырышса да, ярышлар үтте. Һәр елдагыча лотерея билетлары да уйналды. Берәү дә бүләксез калмады. Әлбәттә, бу эштә ярышны оештыруда ярдәм иткән, химаяче, Олы Мәңгәр авылы егете Илназ Хисмәтуллинның булышлыгы бу.  Ә чараны оештыручыларга, башыннан ахырына кадәр чабып йөрүчеләргә афәрин, дими тагын нинди сүз әйтергә мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев