Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Табигать матурлыгын үзенә сеңдергән авыл

Шәкәнәч авылы яшеллеккә төренгән – агач-куаклыклар бик күп монда

“Олы Әтнәгә кадәр үк булган безнең авыл”, - дигән фикер әйттеләр Шәкәнәч авылында. Башта бу хакта нибары риваять итеп сөйләсәләр, соңрак кайбер дәлилләр белән таныштырдылар. Хәмит Бадиков Көзге кояшлы, матур көннәрнең берсендә Шәкәнәч авылында булдык. Авыл үзенең табигате һәм җыйнаклыгы белән сокландырды. Көзге матурлыкка хозурланып капка төбенә чыгып утырган өлкән яшьтәге әби-апалар белән әңгәмә кордык монда. – Җәй көне бигрәк тә матур безнең авылда. Тирә-як урман кебек була – тоташ агачлыктан тора. Хәер, кыш көне дә бик матур. Авылдан ерак түгел генә чишмәләрдән җыелып аккан инешне буып куйдылар – монысы да үзе бер хозурлык, – ди 84 яшен тутырган Рәдифә Нәгыймуллина. – Шулай да авылда халык кимү күңелне борчый. Яшьләр шәһәргә китәләр шул, – дип аның сүзен Миңзия Бикмуллина җөпли. Ул да 72 яшен тутырган, үзе Чүпрәле ягыннан. Безнең янга килгән Сәрия Хөснетдинова да сүзгә кушылып: – Хөснетдин бабам сүзләренә караганда, элек авыл урамнары тулы, тыгыз булган. Менә бу каршыдагы нигез урынында элек 3 йорт урнашкан булган. Бакча башында кызыл балчыктан кирпеч сукканнар, шуннан ерак түгел, тире иләү урыны булган, – ди. Менә шунда авылның чыгышы белән бәйле матур бер риваять тә сөйләделәр. g Борын заманда, әле Олы Әтнә авылын төзеп яткан чорда, кечкенә инештә агып йомычкалар килүен күрәләр. Инеш буйлап югары менсәләр, анда авыл – Шәкәнәч, имеш. Авыл уртасында бик матур мәчет бар. Мәчеткә дә әлегә йөреп торалар дип куаналар авылда. Дөрестән дә, тыштан гына түгел, эчтән дә матур ялтырый бу мәчет. Шәкәнәчнең бик борынгы авыл булуын раслап югарыТабигать матурлыгын үзенә сеңдергән авыл e Олы юлдан карасаң, Шәкәнәч авылы ерактан ук матур, күркәм булып җәйрәп ята/АВТОР ФОТОСЫ e Авылның күпне кургән һәм бик күпне кичергән әбиләре (сулдан уңга) Рәдифә Нәгыймуллина һәм Миңзия Бикмуллина. Авыл уртасында балкып торучы мәчет/АВТОР ФОТОСЫ да телгә алган риваятьне дәлилләргә дә тырыштылар биредә. Әңгәмә барышында исә, шәхси шәҗәрәләрнең берсендә ерак әби-бабайларының 1700 елларга ук барып тоташуын искә алдылар. Искә алдылар гына түгел, бу шәҗәрә белән таныштырдылар да. Ягъни, шул чорда ук Шәкәнәч авылы булуын ассызыкладылар. Кеше үзенең 7 буын әби-бабасын белергә тиеш, диләр бит. Шәҗәрәгә караганда, монда 7 буын гына түгел, күбрәк. Соңгысы - Әпкә, туган елы 18 гасыр башы 1700нче еллар булырга тиеш. Кыскасы, 60лап исем язылган гаилә документы бу! Ә менә архив белешмәләрендә Шәкәнәч авылы беренче тапкыр 1850 елда искә алына. Әйтик, Казан губернасының “Казенная палата”сы ревизия язмасында 1850 елда Шәкәнәчтә 36 гаилә – 119 ират һәм 112 хатын-кыз яшәве турында әйтелә. Уйлап карыйк әле, ул чорда авылда шулкадәр кеше яшәгәч, авылның тарихы хәйран еллар алга барып тоташа дигән сүз. Тагын 34 елдан соң, 1884 елны авылдагы шәхси хуҗалыклар саны 44кә үк җитә. Шәкәнәч авылы яшеллеккә төренгән – агач-куаклыклар бик күп монда Ә 1906 елны авылда мәчет тә төзелә. Узган гасыр башында авыл тагын да үсә; 1909 елны биредә 66 шәхси хуҗалык була. g Әбиләр белән сугыштан соңгы чорны, ул вакыттагы авырлыкларны да искә алдык. – VII сыйныфтан фермада эшли башладым. Аңарчы ук шәхси хуҗалыкларның лапас артыннан трактор чанасына тирес җыеп йөри идек, – дип сөйли алар бер-берсен бүлдереп. – Бала табып та өйдә утырмадык. Ул чорда организм да нык булгандыр инде, – дип көләләр. Гомумән алсак, бүгенге Шәкәнәч бик күркәм, табигатьнең бөтен матурлыгын үзенә сеңдергән авыл. Аның район үзәгенә дә якын булуы бу күркәмлекне тагын да арттыра. Шулай да һәр җирдәге проблема монда да бар – халык саны кими, яшь буын шәһәр тормышын өстен күрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев