Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Зур югалту

Бүген иртән әлеге хәбәр күпләрнең күңелен тетрәндерде.

Күлле Киме төп мәктәбе директоры Рәдис Хамидуллиннның вафат булган, дигән хәбәре күпләрне аяктан екты. Ничек, булмастыр, ышанасы килми. Әле яшәргә дә, яшәргә иде бит аңа. 

Тормыш иптәше Ирина белән авыл халкына үрнәк гаилә булып гомер итәләр иде. Бар яктан уңганнар иде. Спорт ярышларында булсынмы, мәдәният өлкәсендә булсынмы Хамидуллиннар гаиләсенә тиңнәр булмады. Күлле Киме мәктәбенә кайчан гына килеп керсәк тә, Рәдис журналистларыбызны якты йөз белән каршы алды. Йөзендә һәрвакыт елмаю булды.

Без, "Әтнә таңы" газетасы коллективы

Хамидуллин Рәдиснең вакытсыз вафат булуы сәбәпле, тормыш иптәше Иринаның, балаларының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. 

Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел булсын. Якыннарына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

19

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев