Таш астыннан чыккан байлык (кыйсса)
Әлеге кыйссаны ватсап группаларның берсендә очраттым. Әлеге гыйбрәтле
Бер патша үзенең халкын тикшереп карау максаты белән халык иң күп йөри торган юл уртасына зур гына таш чыгарып куйды. Үзе ерак булмаган агач артына качып күзәтә башлады.
Кояш чыкты. Кешеләр хәрәкәте башланды. Юллары уртасында яткан ташны күргән юлчылар патшаны сүктеләр. Чисталык, тәртип тә урнаштыра белми. Халкы турында уйламый. Мондый патшаның булуыннан булмавы артык....
Юлчылар шулай патшаны сүгә тордылар, сәфәрләрен дәвам итә тордылар.
Таякка таянган, авыр гына хәрәкәтләнүче, киемнәре бик нык таушалган олы яшьтәге бер юлчы,ташны бер сүз дә әйтми юл кырыендагы чокырга бик авырлык белән булса да, тәгәрәтеп төшерде һәм таш астында бер янчык алтын һәм хат тапты. Ул хатта, шул ташны юлдан алып ташлаган кешегә патшадан бер янчык алтын, дип язылган иде.
Карт бик шатланды, тәхарәтләнеп шөкер намазы укыды һәм патшага озын гомер теләп дога кылгач сәфәрен дәвам итте.
Патша исә сараена кайтып китте.
Тормышта да нәкъ шулай ук.
Барча мәхлүкатның патшасы булган-Аллаһы Тәгаләбез безләргә биргән сынау-каршылыкларны Раббыбызга сүз тидерми сабырлык күрсәтеп кабул итеп үткәрә белсәк, ул авырлык дип аталган таш астында үзебезгә насыйп булган байлыкны, ягъни ике дөнья сәгадәтенә ирештерерлек әҗер-сәвап табарбыз ин шәә'Әллаһ!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев