Татарстанда 30дан артыграк әбине үтергән маньякны гомерлек төрмә җәзасына хөкем иткәннәр
Соңгы хәбәрләр

Татарстанда 30дан артыграк әбине үтергән маньякны гомерлек төрмә җәзасына хөкем иткәннәр

Татарстан Югары суды әбиләрне буып үтерүче Радик Таһировка карата хөкем карары чыгарган, дип яза “Татар-информ”. Маньяк 30дан артыграк өлкән яшьтәге хатын-кызны үтерүдә, 2 тапкыр үтерү омтылышында, моннан тыш 30дан артыграк талау очрагында гаепле дип танылган.

“Гаепле булуын танып, гомерлек төрмә рәвешендә җәза чарасы билгеләргә”, – дигән судья. “Таһиров башта 10 елны – төрмәдә, гомеренең калган өлешен – махсус режимдагы төзәтү колониясендә үткәрәчәк. Моннан тыш ул зыян күрүчеләргә 1,5 миллион сумнан артыграк күләмдә акча түләргә тиеш булачак.

Ватаным Татарстан


Нет комментариев