Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Татарстанда алдан тавыш бирү башланды

Алдан тавыш бирү башланды

Татарстанда 2021 елгы Дума сайлаулары алдыннан «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирү башланды. Республикада 557 хисап участогы ачылды, дип хәбәр итә партиянең мәгълүмат үзәге.

Участокларда эш Роспотребнадзор таләпләренә катгый туры китереп оештырылган.

Сайлаучылар федераль һәм бер мандатлы округлар буенча кандидатлар фамилияле ике бюллетень алачак. Бүген Түбән Камада студентлар бер мандатлы округы буенча ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар уза. 

Праймеризда катнашу өчен республикада 96 кандидат теркәлгән — 2016 елгы сайлауларга караганда ике тапкырга диярлек күбрәк. Барлык теркәлгән кандидатларның яртысы диярлек-40 яшьтән яшьрәк кешеләр. Праймеризда катнашучыларның яртысы партиядә тормый. Кандидатлар арасында-волонтерлар, җәмәгатьчеләр, дәүләт хезмәткәрләре, студентлар, табиблар, укытучылар, эшмәкәрләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев