Татарстанда коронавирустан тагын тугыз кеше үлгән
Covid-19 коронавирусы пандемиясе вакытында Татарстанда барлыгы 948 кеше үлгән.
Татарстанда коронавирустан тагын тугыз кеше үлеме расланган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
Үлүчеләрнең бишесе - хатын-кыз. Алар 1929, 1950, 1957, 1961, 1970 елларда туган. Шулай ук 1951, 1954, 1957 һәм 1962 елларда туган дүрт ир-атның гомере өзелгән.
Шулай итеп, Covid-19 коронавирусы пандемиясе вакытында барлыгы Татарстанда яшәүче 948 кеше үлгән.
Элек «Татар-информ» республикада тәүлек эчендә коронавирусның 176 очрагы ачыкланганлыгын хәбәр иткән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев