Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Татарстанда ярлылыкка каршы көрәшкә 635,5 млн сум тирәсе акча юнәлдереләчәк

РФ Президенты Владимир Путин 2021 елдан илнең барлык төбәкләрендә социаль контракт механизмын кертергә тәкъдим итте.

Татарстанда бу елда ярлылык проблемасын хәл итү өчен,  635,5 млн сум бүлеп бирү планлаштырыла. Бу акчаларның бер өлешен халык белән социаль контрактлар төзүгә юнәлдерелә. Бу хакта «Татар-информ» мага ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

"Социаль контракт системасы аша 5,2 мең кешене ярлылыктан чыгару, шул исәптән 193 кешене яңадан укыту, 941 кешене эшкә урнаштыру, 123 кешене үз эшләрен ачу өчен җиһазлар белән тәэмин итү планлаштырыла", – диде Лилия Галимова.

Аның сүзләренә караганда, тагын 3,9 мең татарстанлы 5 һәм аннан да күбрәк бала яшәгән гаилә керемнәре кытлыгын каплау өчен финанс ярдәме алачак.

Агентлыкның әңгәмәдәше билгеләп үткәнчә, хәерчелек проблемасын хәл итү - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси контролендә. Аның ярдәме белән 2019 елда республикада 3,5 мең социаль контракт төзелгән, нәтиҗәдә 632 граждан эшкә урнаштырылган, 51е яңадан һөнәри әзерлек узган, 638е шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү белән шөгыльләнә, 895е үзмәшгульләр сыйфатында теркәлгән. Яңа механизм контракт төзегән 1,5 меңнән артык гаиләне ярлылыктан тартып алырга мөмкинлек бирде.

Татарстан 2019 елда социаль контракт ярдәмендә ярлылыкны киметү проекты гамәлгә ашырыла торган пилот төбәкләрнең берсе булды. РФ Федераль Җыенына юллама белән чыгыш ясаганда, Россия Президенты Владимир Путин 2021 елдан илнең барлык төбәкләрендә социаль контракт механизмын кертергә тәкъдим итте.

 Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/official/15-01-2020/okolo-635-5-mln-rubley-napravyat-na-borbu-s-bednostyu-v-tatarstane-v-2020-godu-5716405

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев